2019 елның 8 сентябрендә - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау

2019 елның 20 июле, шимбә

Хөрмәтле сайлаучылар! Әгәр алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә - 2019 елның 8 сентябрендә. сез теркәлү (прописка) адресы - паспортта күрсәтелгән яшәү урыны буенча түгелсез (командировкага киткәнсез, отпусктасыз яки башка шәһәрдә яшисез), яки яшәү урыны буенча теркәлмәгәнсез икән, тору урыны буенча тавыш бирү тәртибе белән файдалана аласыз. Моның өчен шәхсән, РФ гражданины паспорты белән, 2019 елның 24 июленнән 04 сентябренә кадәр - территориаль сайлау комиссиясенә яисә күпфункцияле үзәккә (Минем документларым), “Госуслуги” сайтында - онлайн мөрәҗәгать итә аласыз, ә 2019 елның 28 августыннан 04 сентябренә кадәр - теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, 05 сентябрьдән 07 сентябрьгә, 14.00 сәгатькә кадәр, участок сайлау комиссияләрендә махсус гаризалар рәсмиләштерелә. Гаризаларны кабул итүнең күрсәтелгән пунктларында, сез анда тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтеп, тору урыныгыз буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Гаризалар кабул итү пунктларының адреслары (ППЗ): - Урыссу штб, КФҮ (МФЦ) (Минем документлар),шагыйрь Сирин ур., 35,тел. 2-69-59. - ТСК (ТР ЮР территориаль сайлау комиссиясе) - Урыссу штб, Пушкин ур., 38,тел. 2-81-12, 405 нче бүлмә. Эш режимы: 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр: эш көннәрендә - 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр; - ял һәм бәйрәм көннәрендә - 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International