Урыссуда алкоголь базарының торышы буенча күмәк фикер алышулар узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 16 июлендә Ютазы районы хакимиятенең утырышлар залында 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының алкоголь базары торышы турында күмәк фикер алышулар узды. Чарада Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Габдрахманова, Ютазы муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты. Ютазы муниципаль районында 2019 елның гыйнвар - июнь айларында алкогольле продукцияне, аерым алганда, ТРда җитештерелгән һәм читтән кертелгән аракыны сатуга, җан башына алкогольле продукцияне сатуга, узган ел дәрәҗәсенә карата Ютазы муниципаль районында алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсенә, ТРда җитештерелгән сыраны сатуга анализ ясалды. Чарада катнашкан «Алкоторг» һәм «Белый Кремль» ҖЧҖ вәкилләре үз продукцияләре белән тәэмин ителеш турында мәгълүмат бирделәр, районның авыл җирлекләре буенча сатылышны анализладылар, программалар һәм акцияләр турында сөйләделәр, сәүдә вәкилләренең замечаниеләрен һәм сорауларын тыңладылар. Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова үз җирлегендә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча сату эшләре торышы турында сөйләде. Тыңлауларда катнашучылар Ютазы муниципаль районында алкогольле продукцияне сатуга анализны игътибарга алдылар. «Белый Кремль» вәкилләренә сәүдә предприятиеләрендәге «Ак Кремль» сырасы сатылуы буенча тулы анализ ясарга, үткәрелә торган акцияләр, ташламалар турында мәгълүмат бирергә кушылды. Контроль башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегенә йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International