Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында Кәрәкәшле авылында законсыз рәвештә алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Ә атап әйткәндә, гомуми күләме 63,24 литр булган 15 төрдәге сыра һәм сыра эчемлекләренең товар-транспорт накладное һәм сертификаты булмаган. Әлеге факт буенча беркетмә төзелде, законсыз әйләнештәге продукция алынды. Гаеплеләр җәза алачак.