2019 елның 20 июлендә Ютазы районы Еновка авылында Кече авыллар бәйрәме узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Акбаш авыл җирлеге башлыгы Синәгатуллина Ләйсән һәм Еновка авылы халкы әзерләгән бәйрәмгә авыл халкын һәм кунакларны чакырып, туган авыл турында җырлар яңгырады.

Бәйрәмне алып баручылар ачып, борынгы гореф-гадәт буенча милли ризыклардан авыз итәргә чакырды. Алар халыкны һәм кунакларны җылы сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм күңелле ял итүләрен теләде. Өлкәннәр һәм балалар өчен конкурслар һәм уеннар оештырылды. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, балалары белән яшьләр дә килүен күрү күңелле булды.

Бәйрәм барысына да ошады. Әмма аның асылы шунда - бу үз тарихыңны, үз тамырларыңны белү һәм саклау, авылда катлаулы тормыш көтеп яшәүче, әмма җиргә мәхәббәтне саклап калган, бу мәхәббәтне балаларына, оныкларына тапшырган кешеләр турында истән чыгармау. Безнең тамырларыбыз туган туфракка береккән. Бөек илебез дә кайчандыр кече авылдан башланган бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International