Урыссу бистәсенең Үзәк тыкырыгында Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук төрле хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен эзләнүдә булган затларны ачыклау. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 76 автомашина тикшерелгән. 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 11енә транспорт чараларын йөртүчеләр юл куйган һәм юл хәрәкәте кагыйдәсен бер җәяүле бозган. Балаларны балалар өчен махсус беркеткеч җайланмасыз йөртүче 3 машина йөртүче ачыкланган, тагын өчесе куркынычсызлык каешыннан файдалану кагыйдәләрен бозган, икесе пычрак (укылмый торган) номерлы автомобиль белән идарә иткән. ОСАГО таләпләрен бозуның ике очрагы ачыкланган, 1 гражданин, үзенең машина йөртү таныклыгын онытып, руль артына утырган. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, әгәр машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенә шаһит булсагыз, бу мәгълүматны Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66 - 02 яки 02 телефоны аша хәбәр итә аласыз.