Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллина Гөлнара 15 июльдән 17 июльгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасының Тукай районында узган күчмә утырышында катнашты. Бу оешманың максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау, татар халкының яшәү рәвешен өйрәнү, төбәкләрдә танылган шәхесләр белән танышу.
Утырышта Франция, Белоруссия, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз катнашты.
Чарага җыелучыларны Тукай районының бай тарихы, милли гореф-гадәтләре һәм күренекле шәхесләре белән таныштырдылар. Шулай ук «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.