Район яшьләре «Скорлупино" IV Бөтенроссия яшьләр фестивалендә катнашкан

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Җәйнең иң кызган чагында, 20 июль көнне, районның 35 яшькә кадәрге яшь авыл җирлекләре һәм предприятиеләре вәкилләреннән торган Ютазы районы командасы Питрәч районының Мишә елгасының күркәм наратлы ярында узган «Скорлупино» IV Бөтенроссия яшьләр фестивалендә, гадәти булмаган йомырка фестивалендә катнашты. Бәйрәм «Ак тавык шоуы» искиткеч карнавалы һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән Легенда белән ачылды. Бәйрәм кунакларына "Скорлупино утары» ның төп мәйданы янында, халык һөнәрчелеге осталары ярминкәсендә һәм паркта кызыклы мастерклассларда күп гәҗәеп нәрсәләр өйрәнергә мөмкин булды. Көн дәвамында командалар иҗади, гастрономик һәм интеллектуаль конкурсларда катнашкан - йомырка ыргыту буенча чемпионат, таба белән ярышлар, җәядән ату, лабиринт, “йомырка биюләре”, финанс грамоталылыгы һәм башкалар. Минизоопаркка барганнар, анда кошларның төрле төрләрен һәм хайван балаларын күздән кичергәннәр. Барлык килүчеләр өчен махсус яңартылган фотозона оештырылган . Быел Питрәчтә 7777 йомыркадан торган, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр кушылган, блюдо ясаганнар. Анда Татарстаннан сигез шефпешекче һәм Питрәч районы хакимяте катнашкан. Бу вакыйга бәйрәмнең кульминациясе булган. Биш йөз килограммлы ризык белән барлык теләүчеләр бушлай сыйланган. Фестивальдә халык һәм заманча музыка яңгырап торган. Татар эстрада башкаручылары, аерым алганда, яшь җырчы Лэйна, шулай ук Россия дәрәҗәсендәге йолдызлар чакырылган. Безнең район командасы онытылмаслык тәэсирләр алып кайткан, республикабызның башка районнарында катнашучылар белән танышкан һәм дуслашкан. Үзара тәҗрибә уртаклашканнар, алга таба аралашу өчен кәрәзле телефон номерларын алмашканнар. Һәм иң мөһиме - киләсе елда да очрашырга сүз куешканнар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International