Урыссуның "Ирбис" мәктәп баскетбол командасы зур "Arenaland" яшьләр спорт-музыка фестивалендә катнашты

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Ул Казан-Арена стадионы мәйданында узды.

Балалар Уникс БК ярдәмендә оештырылган турнирда стритбол уйнау мөмкинлеге белән файдаландылар. Катлаулы төркем турнирын уңышлы үтеп, егетләребез плей-оффка чыктылар, анда Казанның иң көчле командалары һәм якындагы районнар командалары белән үз яшьтәшләре арасында көч сынаштылар. Турнирда катнашу өчен 20дән артык команда теләк белдергән . Урыссулылар 5нче урынны яулаган. Бу турнир ФИБА 3*3 патронажы астында узган. Барлык спортчылар да халыкара рейтинг алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International