Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай аноним ышаныч телефоны

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Ышаныч телефоны авыр тормыш вазгыятендә булган балалар өчен Балаларга ярдәм фонды тарафыннан оештырылган.

Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә балалар өчен ышаныч телефонының бердәм гомумроссия номеры кертелде – 8-800-2000-122. Хәзерге вакытта аңа Россия Федерациясенең барлык субъектларында 230 дан артык оешма тоташтырылган.

Ышаныч телефоны - ул хезмәт, анда аноним рәвештә (үз исемен һәм фамилиясен атамыйча), дуслары, якыннары, гаилә һәм мәктәп мөнәсәбәтләре турында фикер алышу өчен теләсә кайсы кеше мөрәҗәгать итә ала.

Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай аноним ышаныч телефоны: 365-555 8-800-2000-122.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International