Белем бирү процессының методик шартларын булдыру һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча интерактив әсбаплар куллануда педагогларның һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү максатыннан, 2019 елның апреленнән алып июненә кадәр территориаль идарәләр дәрәҗәсендә «Шкатулка знаний безопасности» дип аталган республика смотр-конкурсының читтән торып (район/шәһәр) I этабы узды. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты.
Конкурс барышында катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча лэпбук эшләнмәләре һәм видеоматериаллар тәкъдим иттеләр, алар эчтәлек һәм структуралылык (мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килү), белем бирү өлкәсендә лэпбукларны интеграцияләү мөмкинлеге, оптимальлек һәм белем бирү, тәкъдим ителгән материалның төрлелеге, оригинальлеге һәм иҗади табышлар, вариативлык, трансформацияләнү, белем бирү өлкәсендә лэпбукларны интеграцияләү мөмкинлеге, уртак һәм мөстәкыйль эшчәнлектә куллану, кызыклылык, эстетиклылык таләпләренә җавап бирде.
Смотр-конкурсның читтән торып (район/шәһәр) I этабы нәтиҗәләре буенча II республика этабында (кушымта) катнашучылар билгеләнде: 48 шәһәр (район үзәкләре) һәм 25 авыл мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.
Тәкъдим ителгән эшләргә нигезләмә нигезендә критерийлар һәм күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килү-килмәүгә экспертиза эксперт советы (жюри) тарафыннан 2019 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.
2019 елның 19 ноябрендә II этап нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм авыл мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының 10 иң яхшы эшен тәкъдим итү һәм яклау, шулай ук конкурста җиңүчеләрне бүләкләү узачак.