Игелек иленә сәяхәт

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Гаилә паркында «Игелек иленә сәяхәт»дип аталган конкурс-уен программасы уздырылды.

Балалар кечкенәдән үк яхшылык, игелек, яхшы гамәлләр турында күзалларга, аларның кыйммәтен белергә тиеш. Малайларда һәм кызларда җәмгыятьтә, шулай ук бер-берсе белән аралашуда үз-үзеңне тотуның әхлакый нормаларын формалаштыру заман мәдәни шәхесләрен тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып тора.

Әлеге чарада балалар гадәти булмаган сәяхәткә – Игелек иленә юл тоттылар, бу илнең барлык станцияләре үз-үзләрен дөрес тоткан һәм вакытында «тылсымлы» сүз, ягъни әдәпле сүз әйтә белгән кешеләр өчен генә ачык иде.

Игелек иле буйлап сәяхәт иткән вакытта балаларга бик күп кызыклы һәм күңелле биремнәрне үтәргә кирәк булды. Бу «Әдәпле-әдәпле түгел», «Дустыңа елмай», «Сүзне әйтеп бетер», «Тылсымлы сүзләр» биремнәре.

Чара ахырында балалар «Игелекле эшләрдән чәчәкләр бәйләме» җыйды һәм күңелле флешмоб биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International