Район үсмерләре: берәүләр “комендант сәгатен” бозган, икенчеләре - машина белән таныклыксыз идарә иткән

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең бүгенге утырышына Татарстан территориясендә кабул ителгән «комендант сәгатен” бозган яшүсмерләр һәм аларның законлы вәкилләре чакырылган иде.

Әлеге үсмерләрнең элек 23 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөргән өчен җавапка тартылмауларын исәпкә алып, комиссия әгъзалары аларга кисәтү генә ясады. Ә менә руль артына автомобиль йөртү таныклыгыннан башка утырган улы өчен аның әнисенә штраф түләргә туры киләчәк. Зур күләмдә түгел. Бәлки, иждивениесендә балигъ булмаган баласы булган пенсионер әнине җавапка тартмаган да булырлар иде. Әмма хатын-кызның үсмер улы өчен җаваплы булмавы, аның дорфалыгы комиссия әгъзаларын үз карарларын яңадан карарга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International