Урыссу бистәсендә - тагын бер яңа мәйданчык

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Ютазы районы территориясендә тагын бер универсаль спорт һәм уен мәйданчыгы барлыкка килде.

Урыссу бистәсенең Славян тыкрыгында ике ел элек «Тузган торак» дәүләт программасы буенча сүтелгән ике катлы йорт урыны берникадәр вакыт чүплекне хәтерләтә иде. Ниһаять, быел җәй бу урында хуҗалыкчыл куллар эшләде - санаулы көннәрдә территория чистартылды һәм республика программасы буенча биредә өр-яңа универсаль спорт һәм уен мәйданчыгы барлыкка килде. Койма белән әйләндерелеп алынган мәйданчыкта төрле зурлыктагы берничә спорт инвентаре урнаштырылган – бу өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кулай . Ә кечкенәләр өчен таган куйганнар. Эскәмияләр булу урыссулыларга шулай, күңел өчен ял итү мөмкинлеге бирә. Бер теләк җиткерәсе килә – мәйдан әйләнәсе чаган үсентеләреннән арындырылса шәп булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International