Әфган сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү дәвам итә

2019 елның 26 июле, җомга

Урыссу бистәсендә Әфган сугышы корбаннарына куелган һәйкәлне реконструкцияләү - агымдагы елда үзара салым акчасына башкарыла торган эшләрнең берсе.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов хәбәр итүенчә, Урыссу бистәсенең Үзәк тыкырыгында урнашкан һәйкәлне реконструкцияләү һәм территорияне төзекләндерү буенча каралган эшләрнең яртысы диярлек төгәлләнгән. Бүген подрядчылар монда брусчаткадан ял итү зонасын гына ясап калмыйча, булачак һәйкәлгә дә нигез салалар. Алга китеп шуны да әйтеп узу урынлы булыр, һәйкәл үзе кара мәрмәрдән ясалачак, анда әфган сугышында башларын салган якташларыбызның исемнәре уелып язылачак. Моннан тыш, һәйкәл зонасы ясалма яктыртылыш һәм эскәмияләр белән җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International