“Мин сезгә үз дөньямны бүләк итәм”

2019 елның 26 июле, җомга

25 июль көнне Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, В.М. Шукшин тууының 90 еллыгына багышланган «Мин сезгә үз дөньямны бүләк итәм» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга Шукшинның тормыш юлы һәм иҗаты турында, нинди фильмнарда төшүе, нинди әсәрләр язуы турында сөйләделәр. Чара ахырында Шукшин уйнаган «Они сражались за победу» фильмыннан өзек карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International