«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Николаева, район җәмәгатьчелеге вәкиле Валентина Шмуровец һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бергәләп Урыссу бистәсенең 6 санлы балалар бакчасында булдылар.
Әлеге чараның максаты - «Халык контроле» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкәчә балалар тәрбияләү учреждениеләрендә кайнар туклану сыйфатын тикшерү.
Халык контролерлары туклану шартлары, аны оештыру, меню, туклану режимын тикшерделәр, шулай ук әзерләнгән ризыкны авыз итеп карадылар. Төшке аш артык нәзакәтле ашамлыклардан тормаса да, тәмле иде. Тикшерүчеләр менюның төрләндерелгән булуын, порциянең балаларның яше буенча туры килүен ассызыклады.
Белешмә
«Халык контроле» партия проекты азык-төлек сәясәте, азык-төлек тауарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын тикшереп тору өлкәсендә җәмәгатьчелекнең мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрүгә, илебездә конкуренциягә сәләтле заманча продукция җитештерүне, шул исәптән азык-төлек һәм медицина өлкәсендә дә җайга салуга юнәлтелгән. Шулай ук партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында даими мониторинглар үткәрелә, мәсәлән, төбәкләрдә даруларга бәяләр мониторингы, кулланучылар займнарын бирә торган оешмалар эшчәнлегенә мониторинг, орлыклар базарына мониторинг кебекләре. Бу чараларның барысы да кулланучылар базарында бәяләрне һәм кагыйдәләрне ачык һәм икътисади яктан нигезләнгән формалаштыруны контрольдә тотуны максат итеп куя.