Кайнар линия коммуналь хезмәтләргә яңа тарифларга багышланачак.
Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр компаниядә.
«Июль азагында - август башында татарстанлылар коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар белән счет-фактуралар алачак. Әлеге үзгәрешләр һәм башка сораулар буенча аңлатмаларны милекчеләр 8 (843) 236-29-97 телефоны аша ала алачак», — дип билгеләп үттеләр ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәгендә.
Кайнар линия 26 июльдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак.