2006 елның 24 мартындагы утырышта «Ютазы муниципаль районының мактаулы гражданины турында»гы 3 санлы Нигезләмәсенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында, «Ютазы муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында" сораулар каралды.
Үзгәрешләрне раслау турында карар чыгарылды.
Шулай ук бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча даими комиссия утырышы узды. Карап тикшерүгә түбәндәге сораулар чыгарылды:
2018 елның 13 декабрендәге «Ютазы муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 -2021 еллар план чорына бюджеты турында» 38 номерлы Татарстан Республикасы Ютазы район Советының III чакырылыш XXIV утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында".
«2020 елга һәм 2021- 2022 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында».
“Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанс ягыннан тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында".
Барлык сораулар карап тикшерелде һәм гомуми карар белән раслауга район Советы сессиясенә чыгарылды.