2019 елның 31 июлендә законнарга үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә гомуми милек хокукында өлешләр белән алыш-бирешләрнең аерым төрләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы гамәлдән чыгарыла.
Әлеге дата алдыннан 30 июльдә сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Росреестры ай саен үткәрелә торган “кайнар линия” телефон линиясен бу тема буенча уздырачак.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк.
Шулай ук “кайнар линия” бу көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru гражданнарның мөрәҗәгатьләре - Кайнар линияләр бүлегендә урнаштырылган.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.