Кәрәкәшле музеенда – кадерле кунак

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее кунакханәсендә ихтирамга лаек шәхес – егерме ел буе борт инженер-конструкторы булып эшләгән, гомерен һава киңлекләренә багышлаган авиация ветераны, отставкадагы майор Миргазиян Закирҗан улы Шириязданов кунакта булды. Ул музейга үз хатирәләрен чагылдырган “Истәлекләр (совет офицеры уйланулары)” исемле китабын бүләк итте.

Миргазиян Закирҗан улы Шириязданов Ютазы районының Алма-Ата авылында туган, Кәрәкәшле мәктәбендә белем алган, Иркутск хәрби техник авиация училищесында укыган. Миргазиян ага Әфганстан, Якын Көнчыгыш бәрелешләрендә катнашкан, АН-12, ИЛ-76 самолетларында дөнья чикләрен иңләгән хөрмәтле якташыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International