2019 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында»гы 574 нче карары кабул ителде.
Бу җәһәттән цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле булган цифрлы телевидение приставкасын һәм телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү каралган.
Компенсация цифрлы телевизион приставканың яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмаган күләмдә бирелә.
Компенсацияләр алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә каралган:
Җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган, балага айлык пособие алучылар булып торган күп балалы гаиләләр;
инвалид балалары булган, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган, балага айлык пособие алучы булып торган гаиләләр.
ялгыз яшәүче 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, җан башына уртача керемнәре 20 000 сумнан артмаган пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр);
ялгыз яшәүче, җан башына уртача керемнәре 20 000 сумнан артмаган инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).
Компенсацияне билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәр булган өч ай өчен йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының керемнәрен раслый торган документлар;
сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документлар.
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирүдән азат ителә.
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирүдән азат ителә.