Кәрәкәшле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында “Үсемлекләр һәм хайваннар ничек дуслар" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Дуслык көненә багышланган чара «Минем иң якын дустым» дип аталган әңгәмәдән башланды. Башта кечкенәләр үзләренең дуслары турында сөйләштеләр, аннары - йорт хайваннары хакында. Ә үсемлекләр һәм хайваннар ничек дус соң? Бу турыда балалар "Чудо-растения. Ферма братьев” мультфильмын карап белделәр.