Кәрәкәшле мәдәният йорты территориясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан - без бергә тату гаилә» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы кунакка килгән балалар белән үткәрелде. Балалар зур теләк белән эшкә тотындылар. Балаларның фантазияләре бай булып чыкты һәм алар биремгә бик иҗади якын килделәр. Яшь рәссамнар зур кояшны, салават күперен, чәчәкләрне, агачларны, йортларны рәсемдә тасвирлады. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты. Бәйге балаларга да, өлкәннәргә дә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, ә асфальтта ясалган рәсемнәр әле һаман безнең клубка килүчеләрне сөендерүләрен дәвам итә.