Район мәхәлләләренә иманлы имамнар кирәк

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев белән район торак пунктлары мәчетләреннән килгән имамнар белән узган очрашуда менә шушы сорау көн кадагына куелды.

Кайбер мәхәлләләрдә имамнар булмавы яисә алар булып та, өлкән яшькә җитү сәбәпле, үзләренә алмашка кеше эзләве бер бүген генә килеп туган проблема түгел. “Мулла булып халыкка хезмәт итү өчен белем генә җитми, кешенең сәләте һәм омтылышы да булырга тиеш. Чөнки дин әхеле – ул әхлак һәм гуманлылык тәрбиячесе”, - дип басым ясады Рөстәм Мидхәт улы.

Урыссу бистәсенең үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Морат хәзрәт Мәрданшин кыскача район мәчетләре һәм “Фәнис” мәдрәсәсе тормышы белән таныштырды. “Мәхмүт” мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин хезмәттәшләрен халыкны мәчетләргә тәмле сүз, якты йөз белән җәлеп итәргә тәкъдим итте. Ул район гыйбадәтханәләре арасында җәйге матурлык бәйгесе оештыру тәкъдиме белән чыкты. “Матур чәчәкләр – тәрбия чыганагы” – диде ул.

Очрашу ахырында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Әбсәләм авылы имамы Әнәс Хәбибулла улы Хәбибуллин һәм Иске Урыссу авылы имамы Мәгъсүм Мөхсин улы Йосыпов район башлыгының мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International