Янгын сагы хезмәткәрләре автоном янгын хәбәр иткеч урнаштырырга киңәш итә

2019 елның 2 августы, җомга

Кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү максатыннан, Ютазы районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге гражданнарның йортларында автоном янгын хәбәр иткечләре (извещатели) урнаштырырга киңәш итә.

Автоном янгын хәбәр иткече - янгын чыганаклары барлыкка килгән очракта тревога сигналын үз вакытында бирү өчен билгеләнгән җайланма. Мондый компакт прибор корпусында туклану чыганагы һәм төп эш компонентлары урнашкан. Иң киң таралган автономияле хәбәр иткеч булып яну вакытында төтенгә һәм башка аэрозольләр концентрациясенә реакция бирүче автоном хәбәр иткеч тора. Әлеге җайланма катнаш типтагы җайланма да булырга мөмкин. Бу очракта сигнал һавада төтеннең кисәкчәләре концентрациясе арту аркасында гына түгел, шулай ук температураның күтәрелүе һәм ялкын нурлануы аркасында да эшли.

Алар зур булмаган шәхси биналарда (фатирлар, гаражлар, бүлмәләр) янгынны ачыклауның менә дигән чарасы булып тора. Шул ук вакытта бу җайланмаларны локаль челтәрләргә берләштерергә мөмкин, әмма алар бер-берсенә бәйсез рәвештә дә эшли ала. Өстәвенә, җитештерүче завод инструкциясенә туры китереп, автоном хәбәр иткечне монтажларга да була.

Практика, хәбәр иткеч урнаштырылган йортларда янгын һәм аны башлангыч стадиядә бетерү ихтималы, алар урнаштырылмаган йортлар белән чагыштырганда, 8,6 тапкыр, ә кешеләр үлеме 5,5 тапкыр кимрәк булуын күрсәтә.

Татарстан Республикасы территориясендә урнаштырылган автоном янгын хәбәр иткечләр үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Мәсәлән, 2016-2018 елларда Татарстан Республикасы территориясендә булган янгыннарның җиде очрагында, янгын хәбәр иткеч эшләү аркасында торак йортларда (фатирларда) янгын чыгу очраклары турында яшәүчеләргә вакытында хәбәр ителде, бу 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде.

Һәр янгыннан котылучының үз тарихы булса да, аларны бер нәрсә берләштергән: бәлагә тарыган кешеләр иң кадерле нәрсәне — үз тормышларын һәм гаилә әгъзаларын саклап кала алган.

Мондый гади һәм файдалы җайланма сезгә дә, якыннарыгызга да гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк, өстәвенә, ул артык кыйммәт тә

түгел. Бәяләр белән интернетта мөстәкыйль рәвештә кызыксына аласыз. Хәзерге вакытта автоном янгын хәбәр иткечләр кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International