Урыссуда яшьләр үзәге булачак

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Узган шимбәдә Ютазы районына эшлекле сәфәр белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Ринат Садыйков килде.

Башкала кунагы район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Тимур Нигъмәтуллин озатуында “Дубравушка” балалар лагеренда булды. Киләсе елда әлеге ял итү объекты республиканың капремонт программасына эләгү сәбәпле, Ринат Наил улы лагерь торышы белән якыннан танышты.

Көннең икенче өлешендә ул район Балалар думасы вәкилләре һәм эшче яшьләр белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Әйтергә кирәк, ике сәгатьтән артык дәвам иткән ике яклы әңгәмә бик кызыклы узды. Иң мөһиме, министр урынбасары Ринат Садыйков Ютазы районында яшьләр үзәге тергезүдә зур ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International