Мобиль кабул итүләр Ютазы районы халкы янында

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстанда июль ае ахырында эшли башлаган “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү бүлекләре узган якшәмбедә Ютазы районына да килеп җитте.

Безнең районда мондый кабул итүләр Әбсәләм авылыннан башланды. Әлеге торак пунктта яшәүчеләр автобусны зур түземсезлек белән көтеп алды, чөнки халыкның депутатларга әйтер сүзе шактый булып чыкты. “Бердәм Россия” партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүенә, асылда, мөрәҗәгать иткән пенсионерлар авыл юлларына асфальт түшәү, ут баганалары урнаштыру, кәрәзле элемтәнең һәм Интернетның начар эшләвен, Ык елгасының земснаряд ярдәмендә чистартуга мохтаҗ булуын язмача  хәбәр иттеләр. Мобиль җәмәгать кабул итүе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, сорауларның һәрберсе игътибар үзәгенә алына, алар электрон базага кертелә.

Якшәмбе көнне мобиль җәмәгать кабул итүләре Ютазы һәм Кәрәкәшле авылларында да узды.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International