Футболдагы безнең уңышлар

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
ТРның футбол буенча Iлига чемпионатының чираттагы календарь уены 25 август көнне урыссулыларның җиңүләре белән тәмамланды.
        Футбол кырының хуҗалары, урыссулылар, Чистайдан “Труд-2” командасын кабул иттеләр. Уен “Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты” командасы һөҗүменнән башланды, һәм инде 14нче минутта исәпне әлеге команданың ярымсакчысы Данияр Рәззаков ачты. Матчның 64нче минутына урыссулылар 3:1 исәбе белән лидерлык иттеләр. Әмма чистайлылар бирешергә теләмәделәр һәм кискен көрәштә исәпне тигезләделәр. 83нче минутта Антон Хвороновның матур итеп флангтан тупны тапшыруыннан Данияр Рәззаков тупны баш белән капкага кертте. Шулай итеп, матчның исәбе – 4:3 хуҗалар җиңүе белән тәмамланды. Суз уңаеннан, Чистайда узган беренче турда да без 1:0 исәбе белән җиңдек. Шул рәвешле, безнекеләр икеләтә җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International