Татарстан Республикасында тәҗрибә уртаклашу максатында менә инде берничә ел рәттән муниципалитетларның иҗат коллективлары арасында аралаш концертлар уза

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Шулай итеп, 2 август көнне Ютазы районы иҗат коллективлары һәм солистлары Баулы районы Мортаза авылына концерт белән бардылар.

Концерт башланганчы халык алдында 5 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Якунин Леонид Александрович, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәмидуллин Ринат Газизулла улы чыгыш ясады. Алар барлык тамашачыларга яхшы ял итүләрен һәм дустанә концерттан канәгатьлек хисе алуларын теләделәр, шулай ук 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачагына басым ясадылар һәм бу чарада актив катнашырга чакырдылар.

Бәйрәм программасы иң матур номерлардан төзелгән иде. Купшы сәхнә костюмнары, артистларның югары башкару осталыгы - болар барысы да концертны онытылмаслык бәйрәмгә әверелдерде, ул һәр тамашачының күңелендә якты тәэсирләр калдырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International