Район социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Балаеваны 95 яшьлек зур юбилее белән тәбрик итте.
Мария Дмитриевна күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Урта белем алырга насыйп булмый, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Кызның ике абыйсын да фронтка чакырталар һәм алар кире әйләнеп кайтмыйлар. 1946 елдан алып күрше Октябрьский шәһәрендә яшәгән Мария Дмитриевнаның эштән бәхете була. Тик менә аны шәхси бәхет кенә урап уза. Тормыш иптәше вафат булганда, хатынга утыз яшь тулып кына узган була. Ике кечкенә улын ул ялгызы үстерә. Әмма анага бала бәхете тоярга да насыйп булмый. Аларның икесе дә бүген гүр иясе. Кырык елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыккан юбиляр бүген туганнары тәрбиясендә яши. Тәкъдиренә никадәр кайгы-хәсрәт язылса да, Мария Дмитриевна киләчәккә өмет белән карый, якты йөзле, кунакчыл, булганына шөкер кылып, картлыгын каршы ала.
Илмира ГАЛИЕВА