Яшьләр белән очрашу

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
      2012 елның 5 нче сентябрендә яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча баш белгеч Горбачева Елена Ютазы районының предприятие, оешма, авыл җирлегендәге яшьләр активы  җитәкчеләре белән очрашу оештырды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Н. Белалова катнашты.
      Сүз эшләүче яшьләрнең 22 сентябрьдә “Дубравушка”балалар сәламәтләнү лагерында узачак “Игелекле эшләр вакыты җитте” слеты турында барды. Шулай ук районыбызның волонтерлык агымы проблемасы турында да сорау күтәрелде.
      Гөлдания Нурлыгаян кызы сорауларга җаваплар,  киңәшләр бирде. Алга таба үзара ярдәмләшү юллары билгеләнде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International