6 август көнне «Мәрхәмәтле йөрәк» проектында катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булды.
Кызыклы әңгәмә барышында алар балалар кулларының вак моторикасын үстерергә ярдәм итте. Балалар бик теләп күз алдына китерелгән кроссовкаларны шнурларга өйрәнделәр, пластилиннан кояш ясадылар, төсләрне аера белделәр һәм рәсемнәрне төрле төсләргә буядылар, пирамида җыйдылар.
Очрашу ахырында игелекле химаячеләрдән бүләкләр тапшырылды.
Һәр малайның һәм кызның күзләре шатлыктан, куанычтан балкыды. Кичерелгән эмоцияләр берни белән дә чагыштырырлык түгел иде.
"Үзенчәлекле” балаларга карап, дөньяның күпкырлы булуына инанасың, әмма мондый нарасыйлар күңелендә булган җылылык дөньны коткарып, үзебезне үзгәртергә сәләтле!