Бу чара Азнакай районының «Җилкән» («Парус») лагеренда оештырылды. Фестиваль Чатыр-Тауны популярлаштыру, Татарстан Республикасының барлык районнары яшьләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды. Ютазы районы командасы да бу чарада катнашу бәхетенә иреште. Барлык катнашучыларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде, чакырылган кунаклар арасында шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе директоры Рәлиф Габделхәев та бар иде.
Барлык командалар да башта үзләренең визит карточкасы белән чыгыш ясады – һәр район үзенең «очу аппараты» н корды, ә аннары спорт һәм интеллектуаль ярышлар башланды – бүрәнә ыргыттылар, утын ярдылар, үлән чаптылар, бөтен команда белән чүгәләп тордылар, чыбыркы белән сугып, агач төбеннән таш төшерделәр, « Чатыр-Тау турында кем яхшырак белә?” викторинасында катнаштылар - күңелле һәм кызыклы булды!!! Чара тәмамланганнан соң, барысы да телеңне йотарлык кичке аш белән сыйланды. Чатыр-Тауга экскурсия уздырдылар (биеклеге 334,5 метр) һәм Азнакай туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Безнең команда әгъзалары онытылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алды, кыйммәтле тәҗрибә туплады.