3 август көнне Абдуллино шәһәр округының «Заречный» ял паркында Шәһәр көненә һәм Тимерьюлчылар көненә багышлап «Карабодай ярмасы бөртеге» (“Гречишное зернышко”) бәйрәме узган. Анда Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов катнашкан.
Чаралар программасында иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бүләкләү, тимер юл хезмәткәрләрен хөрмәтләү, шулай ук «Ел кешесе» конкурсында җиңүчеләрне һәм «Үрнәк тәртиптәге йорт " конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кебекләре булган. Сызрань һәм Бугуруслан шәләрләреннән һөнәрчеләрнең мастер-класслары узган – бизәкләп чүкү, балчыктан әйберләр ясау һәм тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрү осталыкларын күрсәткәннәр. Шулай ук умартачыларның күргәзмә - ярминкәсе дә оештырылган. Бәйрәм Абдуллино шәһәр округының иҗат коллективлары һәм солистлары концерты белән тәмамланган.