Шимбә көнне, 3 августта, беренче тапкыр яшьләр арасында «Чатыр-Батыр - 2019» ачык республика фестивале үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе, Азнакай муниципаль районының «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең Азнакай бүлекчәсе оештырды.
Безгә дә район данын якларга кирәк булды. Команда составы тиз билгеләнде. Без дүрт яшь кеше бардык – мин - Настя Михайлова, Ильяс Вәлиев, Азамат Хисамов һәм Роберт Гыйззәтуллин.
Катнашу өчен төп шарт - очу аппараты моделен ясау һәм аңа легенда формасында презентация уйлап табу иде. Безнең самолетны «Электросоединитель»АҖ яшьләр хәрәкәте лидеры Айдар Гомәров ясады. Аппаратның презентацион “кыяфәтен” без бөтен команда белән булдырдык – аны бизәдек, аңа район гербын һәм Татарстан флагын ябыштырдык. Очкычка «Ютазинец" дип исем бирдек.
Тәкъдир итүне уйлап табасы гына калды. Бу яңа нәрсә булырга тиеш, - дип уйлап куйдым мин, - һәм тауга очып менәргә һәм теләк теләргә хыялланган тургай турында риваять яздым. Шуңа күрә команданы без “Тургайлар” ("Жаворонки») дип атадык. Фестивальне үткәрү урыны - «Парус» чатыр лагере иде. Фестивальне оештыручы, ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Азнакай бүлекчәсе рәисе Исламова Гөлназ Илшат кызы безнең район командасын кунакчыл каршы алды.
Теркәлү тәмамлангач, барлык катнашучыларны да кәһвә белән сыйладылар, Шуннан соң фестивальне ачу тантанасы булды. Килгән унике команда бер сафка тезелеп басты. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин чакырылган кунакларны, катнашучыларны һәм фестивальне оештыручыларны сәламләде, республика яшьләре арасында мондый турнирның беренче тапкыр үткәрелүен һәм киләчәктә ел саен оештырылачагын билгеләп үтте.
Фестивальнең беренче биреме – оча торган аппаратлар парады һәм аларны тәкъдир итү булды. Әйтик, район вәкилләренең визит карточкасы. Башка командаларның чыгышларын, аларның уникаль конструкцияләрен карау кызык иде. Барлык командалар да бик лаеклы чыгыш ясады.
Визиткадан соң спорт һәм интеллектуаль ярышлар башланды. Менә бу шәп булды! Оештыручылар безгә бик кызыклы һәм гадәти булмаган ярышлар әзерләгән! Бүрәнә ыргыттык, утын ярдык, үлән чаптык, бөтен команда белән вакытка чүгәләп тордык, агач төбеннән чыбыркы белән ташны сугып төшердек , Чатыр тау тарихы белән бәйле интеллектуаль мәсьәләләр чиштек, аркан тартыштык, скалодромга мендек, сумоист костюмнарында шаярып көрәштек – ну күңелле булды да. Хәлдән таеп туктадык.
Иң яхшы нәтиҗә биремнәрне үтәү вакыты белән бәйле иде. Никадәр тизрәк үтәсәң, шул кадәр яхшырак. Беренче урынны Саба районы командасы алды, икенче урында - Азнакай районының Тымытык авыл җирлеге командасы, өченче урынны Түбән Кама районы командасы яулады. Безнең команда бу юлы җиңүчеләр арасына эләкмәде, әмма бу кәеф кырылуга сәбәп була алмый. Без вакытыбызны бик күңелле һәм файдалы уздырдык, онытылмас тәэсирләр алдык, уңай эмоцияләр кичердек һәм бай тәҗрибә тупладык!
Фестивальнең бүләкләү һәм ябылу тантанасыннан соң безне тәмле кичке аш белән сыйладылар.
Мин ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Азнакай бүлекчәсе рәисе, чараны оештыручы Гөлназ Илшат кызы янына килергә карар иттем. Кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдереп, мондый сорау бирдем:
- Үткәрелгән чара белән өметләрегез акландымы? Азнакай районында яшьләрне мотивацияләү сере белән уртаклашмассызмы?
- Бөтен өметләребез дә акланды, беренче тапкыр өчен - бу бик шәп булды! Барысы да яхшы килеп чыгуы бик куанычлы! Ә сере гади - Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы һәр җирлекнең яшь лидерына ай саен 2000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә күрсәтмә бирде.
- Яшьләр өчен менә дигән мотивация! Чарадан алган тәэсирләребез өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм!
Алга таба безне легендар Чатыр тауга сәяхәт көтә иде! Чатыр тау – комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказнигы, Татарстан Республикасының иң югары нокталарыннан берсе (321,7 м). Тыюлык зонасы булып тора, Азнакай районының төп истәлекле урыны. Риваять буенча, бу тау башына менеп , чын йөрәктән теләнгән теләк, һичшиксез, чынга ашачак икән. Йөз проценты белән. Тикшереп карыйк!
Тауда булып, арыганлык турында оныттык, үзенчәлекле энергетика һәм яхшы кәеф заряды алдык. Табигатьнең соклангыч хозурлыгы күзләрне камаштырды, тау биеклегеннән тын алырга да кыймыйча тордык – болытлар аша кояш нурларында әкияти яктырып күренгән урман, калкулыклар, яшел кыр-басулар искиткеч иде!
Тауга экскурсиядән соң, без археологик һәм этнографик экспозицияләр тәкъдим ителгән Азнакай туган якны өйрәнү музеенда булдык.
Арып-талып, әмма эмоцияләр белән тулып , өйләребезгә таралыштык. Кайчан да булса мин, һичшиксез, Чатыр тауга әйләнеп кайтырмын әле һәм яңадан теләк теләрмен.