Полиция хезмәткәрләренә халык ышанычы дәрәҗәсен арттыру, хезмәтнең престижын һәм участок полиция вәкилләренең эшчәнлеге турында позитив халык фикерен формалаштыру максатыннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының 2012 елның 27 нче июленнән булган 727 нче санлы приказы нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия “Халык участок полиция хезмәткәре” конкурсы үткәрү турында положение расланды.
Шуның белән бәйле рәвештә 2012 елның 11нче сентябреннән 20 нче сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында конкурста катнашучыларга онлайн -тавыш бирү үткәрелә.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм килгән кунаклар!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлеге Сездән участок полиция вәкилләре өчен онлайн –тавыш бирүдә катнашуыгызны сорый.