Акбаш авылы күгендә – төсле шарлар

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Акбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылу шатлыгы билгесе булып, күп сандагы балалар һавага төсле шарлар очырды.

Акбаш халкын үз авылларында тагын бер яңа объект ачылу тантанасы белән район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге начальнигы Закуан Ильясов, "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева тәбрик итте.

Әлеге универсаль мәйданчыкларның өстенлеге шунда ки, төрле спорт һәм уен элементлары белән тәэмин ителү сәбәпле, аларның капкасы олысына һәм кечесенә ачык. Шуңа күрә бу көнне кунаклар һәркемне сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде. Өстәвенә, яңа объект белән янәшә генә мәчет урнашкан булуы да Акбаш авылы халкына сәламәт һәм рухи бай тормыш белән яшәү өчен яшел ут булып тора.

Роликларга баскан кызларның күңелле биюе, бердәм флешмоб, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле уеннар һәм призлар – болар барысы да бәйрәм иртәсен онытылмаслык итте.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International