Кабат өй туйлары

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бу елның 8 нче сентябрендә Урыссу бистәсенең  Көнчыгыш урамында, Яңа Каразирек , Таш-Кичү, Ютазы авылларында   1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашып вафат булган (үлгән) ветераннарның гаилә әгъзаларын тантаналы төстә яңа йортларга урнаштыру булды.

Ютазы районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев Горбачева Александрага, Иванаевская Верага, Мөхлисова Гамиләгә, Хафизова Закирәгә, Зәбирова Гамиләгә яңа йортлардан ачкычлар тапшырды. Ветераннарның шатлыкларын аларның балалары, оныклары, күршеләре уртаклашты.

Ветераннар һәм аларның балалары Россия һәм Татарстан Президентларына, район җитәкчелегенә, “Стройинвест плюс” ҖЧҖ нә, “Основа С” ҖЧҖ нә һәм йортларны төзүдә катнашкан барлык төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International