Үзәк балалар китапханәсендә «Татарстан китап нәшрияты - 100 ел» – китап күргәзмәсе оештырылды

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстан китап нәшриятына нигез салынуның 100 еллыгына багышлап, Үзәк балалар китапханәсендә «Татарстан китап нәшрияты-100 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

16 август көнне әлеге китап күргәзмәсендә Урыссудагы 6 нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар, аның янында Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова әңгәмә һәм әдәбиятка күзәтү үткәрде. Балалар бик теләп китапларга иллюстрацияләр карадылар. Аннан соң балалар өчен нәшрият китапларына иллюстрацияләр конкурсы оештырылды. Матур итеп төшерелгән рәсемнәр шулай ук әлеге күргәзмә киштәсендә, аңа үзенчәлек өстәп, урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International