Әңгәмә барышында балалар зур теләк белән җәй көне кайда булулары турында сөйләделәр, бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклаштылар. Күп кенә балалар яңа дуслар белән танышырга өлгергәннәр, экскурсияләргә барганнар, суда коенганнар һәм кояшта кызынганнар. Нәкъ менә шушы сюжетлар балалар иҗат иткән сурәтләрдә төп тема иде. Төсле каләмнәр һәм фломастерлар ярдәмендә яшь рәссамнар кәгазьдә үзләренең җәйге маҗараларын: елгада коенуларын, дуслары белән бергә самокатта йөрүләрен, диңгез яры буенда ял итүләрен, әби-бабайларга баруларын, җәйге табигать күренешләрен, әйләнә-тирә дөнья гүзәллеген һ.б. бик теләп сурәтләделәр. Эшләр төрле иде, ләкин аларны берләштерә торган нәрсә бар, бу - иксез-чиксез бәхет хисе, ул һәр баланың иҗатында сизелде.
Чара «Сезнең өчен, балалар, иң яхшы китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дәвам итте. Шулай ук китапханәче балаларга әкиятләрне кычкырып укыды, аннан соң геройларның гамәлләрен бергәләп анализлады, үз-үзләрен тоту турында сөйләштеләр.