Ютазы муниципаль районының Ютазы авылы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шәхси йортларны тикшерү буенча эш алып бара

2019 елның 16 августы, җомга

2019 ел башыннан республикада 3634 янгын чыккан, утта 88 кеше һәлак булган. Янгыннарның төп өлеше нәкъ менә торак секторда бара, бу якынча 70 процент.

Янгын... Кемгәдер ул - куркыныч янаган сүз, кем өчендер инде булган фаҗига, ә кемдер кул селти: «Минем белән мондый хәл булмаячак инде. Минем барысы да тәртиптә». Тик менә статистика гына юатырлык түгел. 2019 ел башыннан республикада 3634 янгын чыккан, утта 88 кеше һәлак булган. Янгыннарның төп өлеше нәкъ менә торак секторда бара, бу якынча 70 процент.

Янгын сүндерү хезмәте профилактик эшкә зур игътибар бирә, аның бер өлеше булып, Татарстан Республикасында үткәрелә торган «Торак» операциясе тора.

Татарстан Республикасында үткәрелә торган «Торак» профилактик операциясенең максаты - торак фондын янгынга каршы саклау дәрәҗәсен арттыру, торак фондындагы янгыннардан матди һәм социаль югалтуларны минимальләштерү, янгыннарны профилактикалауның ролен һәм нәтиҗәлелеген арттыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү буенча чаралар күрү.

Янгыннар белән хәлне тотрыклыландыру, кешеләр үлеменә юл куймау, Ютазы муниципаль районы торак пунктларын янгынга каршы саклауны көчәйтү максатларында, ТР Янгынга каршы хезмәте Әлмәт отрядының Ютазы муниципаль районы буенча Ютазы авылы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре районның шәхси торак секторындагы йортларны тикшерү буенча эш алып баралар.

Әлеге рейдлар даими үткәрелә. Халык белән эшләүнең мондый рәвеше торак йортларның янгын куркынычсызлыгын бәяләргә, проблемалы адресларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Профилактика операциясе барышында аерым игътибар Ютазы муниципаль районы территориясендә күп балалы гаиләләргә, балалары булган имин булмаган гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International