Җылылыкка тарифларның үсүе тотрыкландырылачак

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

Актив белән очрашу эшләнгән эшкә анализдан башланды. Җитәкче ярдәмчесе Гүзәлия Фәхертдинова элекке очрашуларда да күтәрелгән контроль сорауларның эшләнеше буенча белешмә бирде. Нигездә алар төзекләндерү сферасы темасына кагылдылар – ишегалларына асфальт җәю, юллардагы чокырларга  ремонт ясау, карт агачларны кисү, ясалма тигезсезлекне тәртипкә китерү һәм башкалар. Катнашучыларны түгәрәк өстәл артына җыйган иң төп сорау- җылылыкка тарифларның ике тапкырга артуы. Шуңа бәйле рәвештә, халыкка ярдәм итү өчен, ТРның Министрлар Кабинеты торак-коммуналь хезмәтләргә  хаклар үсүне тотрыкландыруга максатчан субсидияләр бирелү турында карар кабул итте. Бу җылылыкны “Таттеплосбыт” ААҖнән алучы торак йортларда  яшәүче гражданнарга гына карый, ә бу 3239 йорт хуҗалыгы. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кәшиф Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икъдисад буенча беренче урынбасары Зәрия Рәшитова катнашучыларга субсидия бирү тәртибен  җентекләп аңлаттылар. Бу сорау буенча тулы мәгълүматны “кайнар линия” телефоны  2-82-91 буенча алырга мөмкин

Җылылык өчен субсидияләрне билгеләү 2012 елның 10 сентябреннән 30 ноябренә кадәр тормышка ашырыла. Халык белән алты белгеч эшләячәк. Алар гражданнарны  социаль яклау бүлеге бинасында  дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге тугыздан  көндезге икегә кадәр кабул итәчәкләр.

Түгәрәк өстәл артына җыелучыларны Урыссу ГРЭСының алга таба язмышы да борчый. Шунысы сөендерә: район һәм станция җитәкчелеге бу сорауны республика президенты дәрәҗәсендә күтәрделәр. Хәзер ул аның контроле астында. Хәтта иске станция бинасына яңа сакчыл җиһаз урнаштыру варианты да карала. Бу аны төзекләндерүгә китәчәк чыгымнарны ике тапкырга  киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Җитәкчелекнең районны төзекләндерү буенча планнары зурдан.  Шулай ук якын киләчәктә калдыкларны чистарту буенча төзелешнең тәмамлануы һәм “Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагерында яңа азык-төлек блогы төзү дә күздә тотыла. Көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы да тиздән чишеләчәк. Бу эшкә яңа предприятие алыначак. Чүп савытлары мәйданчыклары яңадан проектланачак, киңәйтеләчәк, өсләре каплаулы булулары да мөмкин.

Очрашу азагында активистлардан район җитәкчелеге адресына йорт тирәләрен төзекләндерү буенча һәм бу эшне башкарган”ТЭКО” ҖЧҖнең хезмәтенә уңай фикерләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International