Визит вакытында министр район җитәкчелеге тарафыннан үзәк хастаханәгә бирелгән яңа фатирны карап чыкты. Яңа фатир безнең районга килеп эшләячәк табиблар гаиләсенә аталган. Шулай ук ул күптән түгел капиталь ремонтта булган авыруларны кабул итү бүлеген карады, реанимация палатасында һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендәге операцион блокта да булды. Алга таба барысы да район хастаханәсенең актлар залына җыелдылар. Җыелганнарны сәламләгәннән соң, министр районның элекке баш табибы Ленар Хәйруллинга рәхмәт сүзләре җиткерде. “Һәркем мондый хастаханә төзетә алмый. Вакыт бер урында гына тормый, җәмгыять медицинага тагын да күбрәк таләпләр куя, технологияләр үзгәрә, камилләшә бара. Медикларга да таләпләр үсә. Шулай да элек эшләгәннәрнең белемен, тәҗрибәсен юкка чыгарырга ярамый. Районның элекке баш табибының тәҗрибәсе аңа алмашка килгән табиблар тарафыннан кулланылыр”,- дип билгеләп үтте министр. Ул үзәк район хастаханәсенең баш табибсыз кала алмавын ассызыклады һәм җыелганнарга районның яңа билгеләнгән баш табибын-Ринат Фатыховны тәкъдим итте. “Мин ышанам: ул бу эшне булдыра алыр, грамоталы белгеч, үз сүзендә торучан, таләпчән җитәкче булыр. Иң мөһиме: районыгыз кешеләренең тормышы сыйфатлы, гомерләре озын булсын. Проблемалар, билгеле, күп. Яшь баш табибка әле тәҗрибә туплыйсы, тормыш акыллылыгын эзләп табасы бар. Район җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау белгечләренә фатирлар бирү , яшь белгечләрнең сезнең районга килүләренә бер стимуллаштыручы нигез булыр. Медиклар коллективыннан яңа баш табибка терәк булуларын, төрлечә ярдәм күрсәтүләрен үтенәм”,- дип сүзен йомгаклады Айрат Фаррахов. Үз чиратында Ринат Фатыхов, ышаныч белдерүләре өчен, барысына да рәхмәт әйтте. Район җитәкчелеге тарафыннан район хастаханәсенә кан анализаторы сатып алу өчен сертификат тапшырылды.