Бүген район мәдәният йортында район ветераннар (пенсионерлар) советының киңәйтелгән утырышы узды.
Совет рәисе Зоя Глушкова җыелучыларга Азнакай районында узган республика ветераннар пленумы турында сөйләде, Азнакай һәм Зәй районнары ветераннары тәҗрибәсеннән кайбер яңалыкларны эштә кулланырга киңәш итте. Утырышта социаль пакетлардан баш тарткан инвалидлар күбәюе соравы да күтәрелде. Зоя Васильевна башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләрен һәр инвалид белән очрашырга һәм аңлату эшләре алып барырга чакырды.
"Бөек Ватан сугышы елларындагы гаилә фотохроникасы» республика акциясенең соңгы этабы старт алды. Район ветераннар советы рәисе әлеге чарада катнашуның мөһимлеген ассызыклады. Һәм, әлбәттә инде, алда торган Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү буенча чаралар планы белән таныштырдылар.