16 августта, капиталь ремонттан соң, социаль әһәмияткә ия объект - Әбсәләм авылының башкарма комитеты бинасы ачылды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Капиталь ремонт республика бюджетыннан юнәлтелгән акча ярдәмендә мөмкин булды, подряд эшләрен Н.В. Леванов җитәкчелегендәге «УКС» ҖЧҖ башкарды.

Тантаналы чараны Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов ачып җибәрде. Район җитәкчелегенә һәм подрядчыларга рәхмәт сүзләрен Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәдвафин җиткерде. Бина ачылу тантанасына Ютазы районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре һәм начальниклары, җәмәгатьчеләр, шулай ук Әбсәләм авылында яшәүчеләр килгән иде.

Район мәдәният йорты артистлары һәм Әбсәләм авылы мәдәният йорты коллективы барлык кунаклар өчен җырлы-биюле матур концерт әзерләгәннәр иде.

Гадәттәгечә, тасманы кискәннән соң, кунаклар авыл башкарма комитетының яңартылган бинасы белән таныштылар. Подряд оешмасының башкарылган эшен югары бәяләп һәм Әбсәләм авыл җирлеге башлыгына авылдагы уңай үзгәрешләр хакына нәтиҗәле эш башкаруын теләп, комитет бинасының халыкка хезмәт итәчәгенә – авылда беренче чираттагы бурычларны хәл итү өчен гражданнарның аралашу һәм очрашу үзәгенә әвереләчәгенә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International