Ютазы районы Башлыгы Р. М. Нуриевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

    Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

    Татарстан Республикасы көне белән иң җылы тәбрикләүләремне кабул итегез!

    Бүгенге көндә Татарстан - көчле, бай, динамикалы үсештәге, инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм халыкара танылуын арттыручы төбәк, гореф-гадәтләрне саклый белгән регион, биредә рухи һәм мәдәни мирасны саклап калуга сак мөнәсәбәттә торалар.

    Без республикабыз, аның данлыклы тарихы, заманча казанышлары белән горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз, без аны моңа уртак тырышлыгыбыз белән китерәчәкбез, чөнки тарихи ватаныбыз кешеләренең хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәннәргә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт белән каравы, лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.

    Ютазы районы республиканың социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә лаеклы өлеш кертә.

    Район халкы һәм шәхсән үз исемемнән Президентыбызга, Хөкүмәткә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ярдәм итеп торулары, район территориясендә халыкның тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеге биргән программаларны уңышлы тормышка ашыруда булышулары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

    Иң җылы рәхмәт сүзләрен районны оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызга җиткерәм.

    Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да тынычлык, иминлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклы тормыш телим!

    Бәйрәм белән!

    Ютазы муниципаль районы башлыгы Р. М. Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International