Ютазы районы сайлау комиссияләре әгъзаларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәттеләр

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев Ютазы муниципаль районының утырышлар залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны үткәрүдә катнашучы Ютазы районы участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары белән өстәмә янгынга каршы инструктаж үткәрде.

Комиссия әгъзаларына сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, шулай ук сайлау вакытында электр җылыткыч һәм электр җылыту приборларын куллану кагыйдәләре һәм янгын чыгу очрагында, беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук Марат Бәдриев сайлау участокларында янгын килеп чыккан очракта һәм электр энергиясе өзелү очрагында ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Янгынга каршы инструктаж үткәргәндә, сайлау комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары арасыннан 70 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International