Яшьләребезнең теләкләрен ишетү өчен Урыссуга махсус "14...30" автобусы килде.
Очрашу мәдәният йортында узды
Яшьләр эшләре министрлыгы республика шәһәрләре һәм районнары буенча тур оештырды. Төп максат – халыкны активлаштыру.
Автобусның исеме – “14...30”. Бу – акция 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрне берләштерүгә юнәлдерелгән, дигән сүз. Автобус - ул үзенчәлекле мәйданчык, анда яшьләр үз фикерләрен белдерә ала һәм аларны, һичшиксез, ишетәчәкләр.
Автобуста яшь җәмәгатьчеләр, министрлык вәкилләре килде. Автобуска карасаң, аларның кайсы районнарда булуларын күрергә була. Исегезгә төшерәбез, «14..30» - ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән башлангыч, ул яшь кешеләрне һәм экспертларны яшьләр сәясәтенең актуаль юнәлешләрен үстерүгә җәлеп итү өчен оештырылган.
Ачык дискуссия төрле яшьләр белән диалог урнаштырырга, аны беренче затлардан ишетергә мөмкинлек бирде. Турыдан-туры диалогның мондый форматы яшьләргә үз позицияләрен формалаштырырга һәм хакимияткә җиткерергә , безгә хәзерге яшь кешенең ихтыяҗларын тыңлауда «кулны пульста тотарга» ярдәм итә .
Министрлык вәкилләре җыелган яшьләрне Федераль грантлар, үткәрелә торган форумнар, "Яшьләргә торак" программасы, гамәлдә булган Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән таныштырды . Яшьләр буш вакытларын уздыруга шартлар булмавы, эш урыннары юклыгы турында сораулар бирде һәм тулы җаваплар алды. Яшьләр диалогта бик теләп катнашты.