Ютазы укучылары «WorldSkills Kazan – 2019» чемпионатын ачу тантанасында булдылар

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

22 августта «Казань Арена» стадионында WorldSkills Kazan -2019 чемпионатын ачу тантанасы узды. Ютазы муниципаль районы вәкилләре (35 кеше) бу шәп һәм истә калырлык чарада булдылар.

WorldSkills - эшче һөнәрләрнең бөтендөнья чемпионаты, аның төп максаты -яшьләрнең игътибарын кирәкле һөнәрләргә җәлеп итү һәм яңа эш урыннары барлыкка килүгә стимул бирү. Ярышлар ике елга бер тапкыр 76 илнең бер шәһәрендә уздырыла. Катнашучыларны һөнәрләренә туры килгән компетенцияләр буенча бүләләр. Россия бу ярышларны беренче тапкыр кабул итте.

Яшьләр бүлеге белгече бу сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

-Чараның искиткеч оештырылуы шаккатырды, барысы да ваклыкларга кадәр уйланылган: төрле илләрдән килгән катнашучылар парады, яңа технологияләр һәм эффектлар, оригиналь декорацияләр, концерт программасы. Бик соклангыч. Чемпионатка дистәләгән илдән 1300дән артык катнашучы җыелды. Дмитрий Медведев чемпионатны сәламләү сүзе белән ачты. Чемпионатта катнашучылар ясаган робот, чара ахырында - искиткеч зур фейерверк истә калды. Барысы да искиткеч тәэсирләр калдырды! Бик матур һәм кызыклы булды.

Безнең район делегатларына бәхет елмайды! Бу зур күләмле чарада булып, яшь һөнәрманнар аннан – соклану, эмоцияләр заряды, сөйләп туя алмаслык тәэссоратлар алып кайтты. Бу чемпионат безнең район яшьләре өчен үрнәк булсын, безгә сәләтләребезне һәм талантларыбызны үстерүгә булышсын иде! Яшәү – алга омтылу, дигән сүз!

Анастасия Михайлова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International