Власовлар гаиләсе – Президент янында

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Кабул итүдә катнашкан республиканың 51 гаиләсе арасында Ютазы райоыннан күп балалы Власовлар гаиләсе дә бар иде. Рөстәм Миңнеханов очрашуга килгән гаиләләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм мондый очрашуларның ешрак узуын теләде.

Ирле-хатынлы Власовлар “Электросоединитель” заводында хезмәт куя. Гаилә башлыгы Игорь Сергеевия слесарь-көйләүче, Наталья Михайловна икътисадчы булып эшли. Власовлар гаиләсендә бүген асрамага алган өч сабый үсә. Аларга яхшы тәрбия бирүне максат итеп куйган ата белән ана балаларны үз үрнәкләрендә тәрбияли – гаиләдә үзара җылы мохит, хөрмәт, кайгыртучанлык хакимлек итә. Власовлар тәрбяили торган балалар да үзара ярдәмчел, гадел булып үсә. Кызлары Ангелина – бал биюләре белән мавыга, уллары Сергей һәм Андрейда да оештыру сәләте инде хәзердән үк чагыла. Алар еш кына кызыклы чаралар инициаторы булып тора. Ун яшьлек Андрей хәтта мәктәп дәрәҗәсендә уза торган бәйгеләрдә дә үз сәләтен сыный башлаган.

- Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше оештырган очрашу – безнең өчен көтелмәгән вакыйга булды. Без төрле язмышларга дучар булган гаиләләр белән очраштык, аларның тәҗрибәләрен ишеттек. Очрашуга җыелган гаиләләрне башкаланың күренекле урыннарына алып бардылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, - дип сөйләде Наталья Власова.

 Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International